Зәй полициясенең 6 ай эшчәнлегенә йомгак ясалды

2016 елның 15 июле, җомга
Бүген Зәй эчке эшләр бүлегендә агымдагы елның алты ай эшчәнлегенә йомгак ясалды. Аның эшендә Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары Дамир Динниулов, район башлыгы Разиф Кәримов, район хокук саклау органнары җаваплы затлары катнашты. - Гомумән алганда Зәй полициясенең 6 айда эшчәнлеге уңай бәяләнә. Үткән елның шушы чорында бүлек унынчы урында булса, быел эш нәтиҗәләре буенча бишенче урынга күтәрелде. Дөрес, әле кайбер проблемалар да юк түгел, аларны, һичшиксез, кичекмәстән хәл итү кирәк, - диде үз чыгышында министр урынбасары. Ул шулай ук республика буенча оператив хәлнең торышы белән дә таныштырды, Зәй районындагы эш аерым бүлекчәләр буенча каралды. Соңыннан аеруча нәтиҗәле эшләүче хезмәткәрләр бүләкләнде. Дамир Динниулов ГРЭС предприятиесендә булып, биредәге хезмәт коллективы белән дә очрашты. Стратегик мөһим объект булган станциядә сак хезмәтенә аеруча игътибарлы булу кирәклеген ассызыклады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International