Зәйдә Питрау бәйрәме үтте

2016 елның 13 июле, чәршәмбе

12 нче июльдә Баграж авылы җирлегенең Кашка-Тау үзәнендә “Питрау" бәйрәме үтте. Бәйрәмне район башлыгы Р.Г.Кәримов ачты.Анда “Сетевая компания” ААҖ генераль директоры И.Ш.Фәрдиев,Мамадыш районы башлыгы А.П.Иванов, “Агросила Групп”ЯАҖ генераль директоры Ф.Г.Гәҗетдинов,Татарстан Республикасы керәшеннәре җәмгыяте рәисе урынбасары,“Туганайлар” газетасы директоры-баш редакторы Л.Д.Белоусовалар катнашты. Алар арасында башкалабыз Казан һәм якын- тирә районнардан килгән башка дәрәҗәле кунаклар, күренекле якташларыбыз да бар иде.Бәйрәм мавыктыргыч программаларга бай булды. Төрледән- төрле конкурслар, традицион уен һәм ярышлар оештырылды. Зур сәхнәдә үткән, Марина Карпова,Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Венера Гәниева,Татарстанның халык артисты,композитор,якташыбыз Виталий Агаповларның чыгышларын зәйлеләр бик яратып карадылар. Татарстан Республикасы“Бәрмәнчек” дәүләт керәшен фольклор ансамбле , “Сәйдәш” бию ансамбле,Әлмәт,Түбән Кама,Мамадыш һәм башка районнардан килгән сәнгать коллективларының чыгышы белән бизәлгән быелгы Питрау бәйрәме зәйләләрнең күңелендә озак сакланыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International