Бүген Зәйдә республика агропромкомплексына Инновацион технологияләр кертү буенча зур семинар-киңәшмә үтте. Аның эшендә Татарстан Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов, республиканың авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче эре оешма җитәкчеләре, инвесторлар катнашты. Семинар урып-җыю эшләре баручы кырларны күзәтү, бәяләүгә, шикәр чөгендере, кукуруз, терлек азыгы үстерелүче кырларда кулланылучы алдынгы технологияләр, җир эшкәртү үзенчәлекләрен Зәй үрнәгендә өйрәнүгә багышланды. Кунакларны район башлыгы Разиф Кәримов, җаваплы затлар озатып йөрде. “Биредә чын мәгънәсендә фәнни эзләнеп, ул өйрәнүләрне гамәлдә үсемлекчелектә кулланып, югары уңыш алу өчен инвесторларны да, бөтен мөмкин булган көчләрне җәлеп итеп эшли беләләр. Зәйлеләр тәҗрибәсен республикага өлге итеп таратырлык. Бу - җитәкчелекнең дә, гади авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең дә, фәнни эш алып баручыларның да, җир эше белгечләренең дә бердәм, бер максатка эшләү нәтиҗәсе. Монда без алга карап эш итүне дә югары бәялибез, кырларда йөргәндә күп кенә тәҗрибә участокларын күрдек, бу исә киләчәктә тагын да югары уңыш алу юнәлешендә армый-талмый эшләүне күрсәтә. Зәйдән күңел күтәренкелеге белән китәбез, - диде Марат Әхмәтов, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре эшен бәяләп.