ЯҢАЛЫКЛАР


6
июль, 2016 ел
чәршәмбе
Зәй районы агрофирмалары бүлекчәләрендә комбайннар парадлары үтте. Зәй игенчеләре шушы бер атна эчендә урып-җыюга җиң сызганып керешергә исәп тота. Комбайннар парадлары исә, зур эшкә тотыныр алдыннан техниканы тагын бер кат күзәтү, сынау максатын күздә тотып оештырылды. Районыбыз аграрийлары алдына район җитәкчелеге, «Агрокөчтөркем» ЯАҖ , «»Финагротрейд» оешмасы җитәкчеләреннән торган мәртәбәле комиссия бөртеклеләрне югалтуларсыз җыеп алу, һәр көннең кадерен белеп эшләү бурычын куйды.
5 нче июльдә мөселман халкы изге Ураза гаетен бәйрәм итте. Республиканың 1340 тан артык мәчетендә Ураза гаетенә кагылышлы бәйрәм намазларында якынча 154 меңнән артык кеше катнашкан, дип хәбәр итә татапр информ агентлыгы. Безнең Зәй шәһәре үзәк мәчетендә дә төп бәйрәм чарасы үтте.

4
июль, 2016 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп, хәбәр итә. Татарстан Республикасының 1992 нче елның 19 нчы февраленнән "Татарстан Республикасында бәйрәм һәм истәлекле көннәр турында" Законы нигезендә Ураза тәмамлану - бәйрәм көн дип исәпләнә.
Хөрмәтле мөселманнар! Сезне чын күңелдән Ураза бәйрәме белән котлыйм! Ураза бәйрәме - мөселман дөньясының иң изге бәйрәмнәренең берсе. Әлеге бөек тантана рухи чисталык, яхшы күңеллелек һәм шәфкатьлелек символы булган изге Рамазан ае төгәлләнүен билгели. Ул бездә тыйнаклык тәрбияли, барыбызны да тынычлыкка өнди, үз-үзеңне камилләштерергә, олыларга, мохтаҗларга ярдәм итәргә өйрәтә.

2
июль, 2016 ел
шимбә

1 июль көнне шәһәр мәдәният йорты янында эшләп килүче балалар лагерына йөрүчеләргә “Күңелле зоопарк” дигән мастер-класс үткәрелде. Анда шарлардан төрле җәнлекләр ясау серенә өйрәттеләр.


1
июль, 2016 ел
җомга

Бүген, 1 июль көнне шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина һәм административ комиссия секретаре Тәлгать Кашапов катнашында ТИҮ җитәкчеләре белән киңәшмә үтте.

Быел политехник көллияттне 110 студент тәмамлады. Шуларның 19 ы кызыл диплом белән, ә 60ы экзаменнарны 5 ле билгесенә тәмамладылар. Иҗатта һәм спортта да уңышлар җитәрлек.


30
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

29-30 июнь көннәрендә музей хезмәткәрләре “Созвездие” һәм “Солнышко” балалар лагерында « Безнең тормышта коррупциягә урын юк”- дип исемләнгән чара үткәрделәр.

29 июньнән 2 июльгә кадәр Лаеш районында Татарстан Авыл-хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының эксперименталь кырларында "Идел буенда халыкара кыр көннәре" уза. Анда Зәйдән район башлыгы Разиф Кәримов, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Атлас Галиәхмәтов, авыл хуҗалыгы белгечләре катнаша


29
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген Зәй төбәгендә яшәп тормыш итүче, хезмәт ветераны Андреев Анатолий Венедиктовичка 90 яшь тулды. Аны юбилее белән котларга район башлыгы урынбасары Елена Недошивина һәм район мәдәният йорты автоклубы хезмәткәрләре килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International