ЯҢАЛЫКЛАР


9
август, 2016 ел
сишәмбе

9 августта “Шатлык” социаль яклау үзәгендә “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясекнең йомгаклау этабы үтте. Ул авыл балалары өчен әзерләнгән иде. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Ильнар Хафизов һәм аның урынбасары, мәгариф идарәсе җитәкчесе Гөлчәчәк Галимова катнаштыла

Бүген Зәй районында мәктәпләрне яңа уку елына әзерлек буенча тикшерү төгәлләнә. Комиссия эшендә гадәттән тыш хәлләр Министрлыгы, кулланучыларның күзәтү һәм мәгариф идарәсе хезмәткәрләре катнашты. Комиссия 27 мәктәпне, 30 балалар бакчасын һәм башка балалар учреждениеләрен тикшерде.

Зәйдә урып-җыю эшләре кызганнан-кыза бара: көзге культуралар уңышын җыю төгәлләнде, арпа суктыру да тәмамланып килә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, 9 августка игеннәр 24100 гектарда җыеп алынган.


8
август, 2016 ел
дүшәмбе
2016 нче елның 06 августында Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегендә юбиляр парны котладылар. Бәйрәмгә 15 ел бергә гомер кичерүче Чекашовлар гаиләсен чакырылган иде. Бу күркәм гаилә яшьләр өчен сабырлык, хисләргә тугърылык, тормышка позитив карау үрнәге булып торалар.

28
июль, 2016 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Зәйнең “Нур” мәчетендә Татарстан Республикасы Диния нәзарәте рәисе, республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында хисап-сайлау җыелышы үтте. Анда көн тәртибенә куелган төп мәсьәлә районыбыз мөхтәсибәтенә яңа имам-мөхтәсиб сайлау иде.

26
июль, 2016 ел
сишәмбе
Республикада Зәй районы сөт җитештерү буенча 14 нче урында бара. 1-24 июльгә кадәр вакыт эчендә сөт җитештерү 1819 тоннага җитте. Бүгенге көндә сөт җитештерү 1 тәүлеккә 76 тонна тәшкил итә, бер сыерга 17,1 литр сөт туры килә.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты видеоконференция режимында Казан Мәрьям ана иконасы соборын төзүгә багышланган брифинг үткәрде . Анда Яңарыш” фондының башкаручы директоры Татьяна Петровна Ларионова чыгыш ясады.

25
июль, 2016 ел
дүшәмбе
Бүген Мирный бистәсенең шәһәр мәдәният йортында 7 нче китапханә белән берлектә “Миләшкәй”балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен “Әкиятле алфавит” дип аталган интеллектуаль программа үткәрелде. Һәр балага әкиятнең бер героен уйнау бурычы куелды.

22
июль, 2016 ел
җомга
Зәйлеләр урып-җыюны кызу темпларда алып бара. Бүгенге көнгә район кырларыннан бөртеклеләр 3800 гектар мәйданда җыеп алынган. Суктырылган ашлык 16 500 тоннаны тәшкил итә. Уртача уңыш гектарыннан 43 центнер тәшкил итә.

21
июль, 2016 ел
пәнҗешәмбе
Бүген видеоконференция режимында, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең республика гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләте бирелгән органнарының эшчәнлеге турында чираттагы эшлекле киңәшмәсе үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International