Бүген «Дуслык» яшьләр үзәгендә район башлыгы Р.Г.Каримов,ведомостара комиссия әгъзалары, Совет һәм Башкарма комитетның җаваплы хезмәткәрләре катнашында хокук бозуларны профилактикалау эше буенча утырыш булды. Чарада: -Татарстан Республикасында иҗтимагый тәртипне саклау пунктларының торышы; -Җәйге ял чорында юлларда балалар травматизмын кисәтү буенча эшләү; - Авыл җирлекләрендәге профилактика Советларының эшен үстерү,- кебек 3 мөһим мәсьәлә каралды. Эчке эшләр бүлегенең участок вәкаләтлеләре һәм балигъ булмаганнар эшләре бүлекчәсе башлыгы урынбасары В.Н. Попов, Зәй районы ГИБДД башлыгы Р.Р.Биктаһиров һәм Якты Күл авылы җирлеге башлыгы С.В.Пудовларның чыгышлары тыңланды. Утырыш азагында тиешле карарлар кабул ителде.