Наркотикларга көрәш комиссиясе үтте

2016 елның 8 июле, җомга

Бүген Зәй “Дуслык” яшьләр үзәгендә район башлыгы Р.Г.Кәримов катнашында наркотикларга көрәш комиссиясе үтте.“Дуслык” яшьләр үзәгендә үткән бу утырышка комиссия әгъзалары, оешма,предприятие,учреждение җитәкчеләре, хокук саклау органнары, медицина, мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре, профилактика субъектлары вәкилләре, Совет һәм Башкарма комитетның җаваплы хезмәткәрләре чакырылган иде. Утырыш барышында Эчке эшләр бүлегенең участок вәкаләтлеләре һәм балигъ булмаганнар эшләре бүлекчәсе башлыгы урынбасары В.Н. Попов, баш нарколог И.Ф.Салиховларның чыгышлары тыңланды.Шәһәр прокуроры урынбасары Ленар Рәхмәтуллин,  дәүләт оешмасында эшләүчеме ул, шәхси эшмәкәр оешмасында эшлиме, хезмәткәрләрнең наркобәйлелектә булу-булмавын җитди контрольгә алу мөһимлеген тагын бер кат ассызыклады. Утырыш азагында тиешле карарлар кабул ителеп,җаваплы хезмәткәрләргә үтәүгә тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International