“Яңарыш” фондының башкаручы директоры –Зәйдә

2016 елның 6 июле, чәршәмбе
Бүген Дәүләт Советы рәисе урынбасары ,“Яңарыш” фондының башкаручы директоры Татьяна Петровна Ларионова эш визиты белән Зәйдә булды. Т.П.Ларионова хакимиятнең зур залында үткән очрашу барышында Болгар ислам академиясе һәм Казан анасы иконасы соборы проектларын бик җентекләп презентацияләде. Чара район башлыгы Р.Г.Кәримов, оешма, учреждение җитәкчеләре, Совет һәм Башкарма комитетның җаваплы хезмәткәрләре катнашында үтте. Татьяна Петровна, “Возрождение” республика фонды эшчәнлегенә тукталып, Татарстанда Кол Шәриф мәчетен төзү, Изге Болгар һәм Свияжскийны торгызу буенча масштаблы эш башкарылуын, әлеге объектларны торгызуга предприятие, оешмалар, барлык татарстанлылар үз өлешен кертүен билгеләп үтте. Болгар ислам академиясе һәм Казан анасы иконасы соборын төзү шул игелекле эшләрнең дәвамы булуын да ассызыклады. Зәйлеләрдә бу изге эшкә үз өлешен кертте. Бүгенге көндә бу фондка 160 мең сум күләмендә ярдәм җибәрелде инде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International