Зәй районында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

2016 елның 9 июле, шимбә
2016 елның 8 июлендә Зәй муниципаль районында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне үтте. Тантаналы чарада бергә мәхәббәттә һәм ризалыкта торган гаиләләр катнашты. Аларга бәйрәм билгесе итеп ромашка букетлары тапшырылды. Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары Валерий Акатьев барлык гаиләләргә котлау сүзләрен җиткерде һәм Сыщиковлар гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален тапшырды. Бәйрәмдә мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан матур җырлар яңгырады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International