Бүген “Зәй шикәре” ачык, һәм “Зәй крекеры” ябык акционерлык оешмаларында, район башлыгы Разиф Кәримов катнашында җыелышлар булып үтте. Анда предприятиеләрнең 8 айга эшчәнлеге һәм киләчәккә планнары каралды
Зәй районында шикәр чөгендере алу темпы артканнан-арта бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, 2 сентябрьгә район буенча татлы тамыр 2100 гектарда җыеп алынган.
Зәйдә 1 сентябрьдән террорга каршы бердәмлек чаралары үтәчәк. Чаралар 12 ел элек булган Беслан фаҗигалары белән бәйләнгән. Бу юаглтулар турында онытырга ярамый, чөнки ул илебез һәм һәр гаилә өчен зур югалту булды һәм һәркемне тетрәндерде.
Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр Министрлыгының эш планы нигезендә кичә барлык мәгариф оешмаларында «Тормыш-көнкүреше куркынычсызлыгы” буенча ачык дәресләр үтте.
Шәһәр мәдәният йортында яңа иҗат сезоны ачылды. 1 сентябрь көнне “Ачык ишекләр көне” барлык балаларны һәм әти-әниләрне җыйды. Чарада катнашучыларга “Беренче звонок – дәрескә чакыра” дигән шоу программа тәкъдим ителде.
Зәй политехник колледжына агымдагы уку елына 180 егет һәм кыз укырга килде. Аларны Белем көне белән котларга ТР Дәүләт Советы депутаты “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов, район башлыгы Разиф Кәримов,. Илшат Әминов студентларга ТР Президенты Рөстәм Миннехановның котлау сүзләрен җиткерде.
Бүген барлык уку йортларындагы шикелле 7 мәктәптә дә белем бәйрәменә багышланган чаралар булды. Балаларны бәйрәм белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов килде.
Быелгы уку елында Зәй районы мәктәпләренә барлыгы 592 бала беренче сыйныфка укырга килде. Унберенче сыйныфта – 184, тугызынчы сыйныфта исә 531 малай һәм кыз укыячак. Политехник колледжда 180 егет һәм кыз беренче курс студенты булды
Бүген, 1 сентябрь көнне, хакимиятнең кече залында район иҗтимагый Советының чираттагы утырышы үтте. Анда 3 мәсьәлә каралды. Беренчесе – Аерым категорияле гражданнарны дарулар белән тәэмин итү;
Бүген, “Белем бәйрәмендә” “Уймак кыз” балалар бакчасында бәйрәм икеләтә шатлыктан торды. Аны балалар җәйге каникулга киткәч төзекләндерү эшенә керештеләр. Бинаның эченнән тышына кадәр яңарттылар.