Быелгы уку елында Зәй районы мәктәпләренә барлыгы 592 бала беренче сыйныфка укырга килде. Унберенче сыйныфта – 184, тугызынчы сыйныфта исә 531 малай һәм кыз укыячак. Политехник колледжда 180 егет һәм кыз беренче курс студенты булды. Белем көне районда “Уймак кыз” балалар бакчасын республика программасы буенча капиталь ремонттан соң тантаналы төстә ачудан башланды. Аны ачу тантанасында ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов, район башлыгы Разиф Кәримов, аның урынбасары Валерий Акатьев, башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов катнашты. Аннан кунаклар шәһәребезнең 6нчы мәктәбе, политехник колледжда булып, укучылар һәм студентларны Белем көне белән котладылар
. Рәзимә Кашапова