Зәйдә террорга каршы бердәмлек чаралары үтәчәк

2016 елның 2 сентябре, җомга

Зәйдә 1 сентябрьдән террорга каршы бердәмлек чаралары үтәчәк. Чаралар 12 ел элек булган Беслан фаҗигалары белән бәйләнгән. Бу юаглтулар турында онытырга ярамый, чөнки ул илебез һәм һәр гаилә өчен зур югалту булды һәм һәркемне тетрәндерде. Бу көнне хокук саклау хезмәткәрләре балалар белән әлеге фаҗига турында сөләшәчәкләр, аны кабат булдырмау турында ни эшләргә кирәклеген искәртәчәкләр. 30 сентябрьгә кадәр ОБЖ дәресләренә хокук саклау хезмәткәрләре чакырылачак. Алар балалар арасында террор һәм аның җәмгыятькә куркынычлыгы турында сөйләячәкләр һәм балаларның сорауларына җавап бирәчәкләр. Әлеге чаралар барлык мәдәният йортларында һәм мәгариф оешмаларында да, масса- мәглүмат чаралары аркылы да үткәреләчәк. Аңлатма эшләре һәрбер предприятие һәм оешмада үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International