7 нче мәктәптә - белем бәйрәме

2016 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген барлык уку йортларындагы шикелле 7 мәктәптә дә белем бәйрәменә багышланган чаралар булды. Балаларны бәйрәм белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов килде. Ул балаларга яңа уку елында уңышлар һәм районыбызның киләчәге өчен тырышлык, җаваплылык тоеп укуларын теләде. Мәктәп директоры Сергей Кузнецов һәм мәгариф ветераны Алик Чекашов та изге теләкләргә кушылды. Балалар район башлыгы Разиф Кәримов һәм “Ак барс-банк” директоры Зөфәр Гәрәев исеменнән истәлекле бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International