Зәй политехник колледжына агымдагы уку елына 180 егет һәм кыз укырга килде. Аларны Белем көне белән котларга ТР Дәүләт Советы депутаты “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов, район башлыгы Разиф Кәримов,. Илшат Әминов студентларга ТР Президенты Рөстәм Миннехановның котлау сүзләрен җиткерде. Разиф Кәримов ресурс үзәгенең Россиядә дә мәгълүм уку йорты булуын ассызыклап, студентларга тырышып укып, үз һөнәрләре буенча эшләүләрен теләде.
Рәзимә Кашапов