Бүген “Зәй шикәре” ачык, һәм “Зәй крекеры” ябык акционерлык оешмаларында, район башлыгы Разиф Кәримов катнашында җыелышлар булып үтте. Анда предприятиеләрнең 8 айга эшчәнлеге һәм киләчәккә планнары каралды. Район башлыгы район үсешендә булган уңышларга тукталып үтте һәм киләчәк планнар белән таныштырды, шулай ук хезмәткәрләрнең сорауларына җавап бирде.