Зәй районында шикәр чөгендере алу темпы артканнан-арта бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, 2 сентябрьгә район буенча татлы тамыр 2100 гектарда җыеп алынган. Уңыш гектарыннан уртача 312 центнер тәшкил итә. Район басу-кырларыннан барлыгы 65520 тонна татлы тамыр җыелган. Шикәр заводы кагат кырларына барлыгы 140806 тонна чимал кабул ителеп, аның 117093 тоннасы эшкәртелгән. Чималның шикәрлелеге – 16,72, пычраклылыгы - 12,7 процент. Чөгендер Зәй, Сарман, Тукай районнары агрофирмалары, “Түбән Кама” агрофирмасы, Лениногорскийдан китерелә.
Рәзимә Кашапова