Бүген, “Белем бәйрәмендә” “Уймак кыз” балалар бакчасында бәйрәм икеләтә шатлыктан торды. Аны балалар җәйге каникулга киткәч төзекләндерү эшенә керештеләр. Бинаның эченнән тышына кадәр яңарттылар. Төзекләндерү эшләренә республика бюджетыннан 7,5 млн сум акча бирелсә, район бюджетыннан 10млн. сумнан артык акча сарыф ителде. Тантанада район башлыгы Разиф Кәримов һәм Дәүләт Советы депутаты Ильшат Әминов катнаштылар.