Бүген, 1 сентябрь көнне, хакимиятнең кече залында район иҗтимагый Советының чираттагы утырышы үтте. Анда 3 мәсьәлә каралды. Беренчесе – Аерым категорияле гражданнарны дарулар белән тәэмин итү; Агымдагы 7 айда юлларда килеп чыккан аяныч хәлләр турында белешмә һәм иҗтимагый Советның секретарен сайлау. Иҗтимагый Совет эшендә район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев катнашты. Район иҗтимагый Советы сәркатибе итеп шәхси эшмәкәр Ольга Дубровина сайланды.