ЯҢАЛЫКЛАР


1
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

31 августта “Электрон балалар бакчасы” программасы буенча балалар бакчасына балалар туплау тәмамлана. Зәй районында 24 мәктәпкәчә уку-укыту учрежденияләре санала. Аңа 2970 бала йөри. Авыл җирлекләрендә 8 мәктәпкә әзерләү группасы эшли.

Татарстан мәгарифенең бик күп мөһим юнәлешләрдә лидер булуы куаныч, ди ул. (Казан, 1 сентября, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия Белем көне уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте.


31
август, 2016 ел
чәршәмбе

Укучылар, аеруча 1нче сыйныфка баручыларны, студентлар, укытучылар, тәрбиячеләр, әти-әниләр, мәгариф системасында эшләүчеләр, педагогик хезмәт ветераннарын Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән чын күңелдән котлыйм.

Зәй делегациясе быел да Әстерхан өлкәсендәге Знаменсий-4 хәрби частена барып кайтты. Зәй хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов, район ветераннар советы рәисе, кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең райондагы ярдәмчесе Марсель Хуҗин, солдатларның әти-әниләре кергән делегация яшь солдатларның хәрби тормышы белән танышты.

Безнең якташыбыз Әхать ага Сөнгатуллин республикадага барлык бәйрәмнәрне ямьләндереп биергә яратаю Инде 27 августта Зәйдә, шәһәр көнендә ул үзенең тормыш иптәше белән барлык халыкны таң калдырып биегән иде

Казанда Республика көнен алдыннан илбашы Рөстәм Миңнеханов «Муниципаль берәмлекләр арасында иң нәтиҗәле идарә» республика конкурсы җиңүчеләренә автомобильләр тапшырды. Бәйгедә җиңү яулаган 100 муниципалитет арасында Зәйдән Якты Күл һәм Чыбыклы җирлекләре дә бар.

Кино учреждение хезмәткәрләре балалар белән Республика көненә багышланган “Мин яратам сине –Татарстан”, “Татарстан – безнең йөрәктә” исемле фото акция үткәрдә.


30
август, 2016 ел
сишәмбе

Бүген Зәйнең “Энергия” стадионында Республика көненә һәм Зәйдә спорт һәм сәләмәт яшәү рәвеше Елына багышланган спорт бәйрәме узачак.


29
август, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген хакимиятнең зур залында юл куркынычсызлыгы комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Анда балаларның уку елында куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен каралар һәм сентябрь аенда үтәчәк “Юл куркынычсызлыгы аен” үткәрү турында карар кабул ителде.

Бүген мәктәп автобусларын яңа уку елына кабул иттеләр. Кабул итү чарасында район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, мәгариф идарәсе җитәкчесе Гөлчәчәк Галимова, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Максимов


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International