ЯҢАЛЫКЛАР


22
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе
Бүген “Автомобильдән башка бер көн” Бөтендөнья акциясе узачак. Чараның максаты автомобильнең тирә–як мөхиткә булган зарарын аңлату һәм күбрәк альтернатив чаралардан файдалануны пропагандалауга нигезләнә

21
сентябрь, 2016 ел
чәршәмбе
22 сентябрьдә кеше хокукын яклау вәкаләтлеләре аппараты вәкильләре суд приставлары идарәсе һәм юристлар ассоцияциясе белән берлектә суд карарларының үтәлеше турында кайнар элемтә оештыра. Телефоннар: • 8 (843) 236-89-15 • 8 (843) 236-40-17 • 8 (843) 236-40-62 Элемтә вакыты: иртәнге 9 сәгатьтән кичке 5 кә кадәр.
Бүген Кадер, Поповка,Поручик, Якты Күл, Иске Маврин авылларында яңа авыл җирлеге башлыклары сайлап куелды. Кадер авылы җирлеге башлыгы итеп, физика һәм инфарматика фәннәре укытучысы булып эшләгән Рәис Миңнерифкать улы Нуруллин, Поповка авылы җирлеге башлыгы итеп, Поповка авылы җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкарган Руслан Рафаил улы Хәбибуллин,
Зәйдә “Заман” промышленность паркында элеватор төзү кызу темплар белән дәвам итә. Элеватор тирән казып урнаштырылган свайларга урнаштырыла.Бүгенге көндә төзелешкә 3100 кубометр бетон китерелгән булса, барлык планлаштырылган эшләрне тәмамлау өчен тагын 9000 кубометр бетон ныгытма кирәк була.Элеватор тулысынча төзелеп бетүгә 24 е 5000 тонна, ә 11е 3000 тоннага исәпләнгән 35 ашлык салу урыны урнаштырылачак.
Бүген Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Дәүләт Советына мөрәҗәгатен турыдан -туры трансляцияләү булды.

20
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

Зәйдә мәдәният хезмәткәрләренең күчмә утырышлары дәвам итә. Агымдагы елда шундый утырышларның бишенчесе бүген Түбән Биш мәдәният йортында узды. Кунакларга мәдәният йорты фойесында элекке йола-гадәт – кап сугу, май базары күренешләре күрсәтелде.

24 сентябрьдә Зәйдә Бөтенроссия йөгерү көне үткәрелә. Әлеге акция сәгать 11 дә татар гимназиясе яныннан старт ала һәм “Энергия” стадионында тәмамлана.

19 сентябрьдә “Игелекле атнада- игелекле эшләр эстафетасы” кыссаларында “Шатлык” социаль – реабелитация үзәгендә социаль хезмәт алучылар белән бергә “Мәрхәмәтле көн” күнегүләре үткәрделәр.

21 -25 сентябрь көннәрендә Кырым Республикасында Бөтенроссия «Түгәрәк уен» татар фольклор фестивале оештырыла. Фестивальдә Әстерхан, Самара, Свердлау, Киров, Түбән Новгород, Омск, Оренбург, Төмән, Ульяновск, Волгоград, Пенза, Чиләбе өлкәләреннән; Пермь крае, шулай ук Башкортостаннан, Мордовиядән, Марий Эльдан, Удмуртиядән, Чувашстаннан, Татарстаннан фольклор коллективлар чыгыш ясаячак

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә 2016 елның сентябрендә "8(843)293-24-68 Ышаныч телефоны" - мөнәсәбәтләрендә кризис кичерүче, аерылышырга карар кылган гаилә парларына психологик ярдәм күрсәтүче махсуслаштырылган хезмәт эшли башлады


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International