19 сентябрьдә “Игелекле атнада- игелекле эшләр эстафетасы” кыссаларында “Шатлык” социаль – реабелитация үзәгендә социаль хезмәт алучылар белән бергә “Мәрхәмәтле көн” күнегүләре үткәрделәр. Чара дөньяда еш яңгырый торган мәрхәмәтле сүзләр белән башланып китте. Матур сүзләр күп кенә фамилияләрдә һәм исемнәрдә дә очрый. Шуңа күрә алар да искә алынды. Аннан катнашучылар бер-берсенә матур, ипле сүзләр сайлап бер-берсе белән мактау сүзләре әйтештеләр. Чара матур сүзләрдән генә торган җөмләләр дә төзәргә өйрәнделәр һәм рәхмәт сүзләре әйтеп таралыштылар.