21 -25 сентябрь көннәрендә Кырым Республикасында Бөтенроссия «Түгәрәк уен» татар фольклор фестивале оештырыла. Фестивальдә Әстерхан, Самара, Свердлау, Киров, Түбән Новгород, Омск, Оренбург, Төмән, Ульяновск, Волгоград, Пенза, Чиләбе өлкәләреннән; Пермь крае, шулай ук Башкортостаннан, Мордовиядән, Марий Эльдан, Удмуртиядән, Чувашстаннан, Татарстаннан фольклор коллективлар чыгыш ясаячак.Кырымның үзеннән дә катнашучылар булачак.Татарстан иҗат төркемнәре арасында Зәйнең Имәнлебаш авылы мәдәният йорты каршында эшләүче “Җәүһәр” татар фольклор ансамбле дә бар. Әлеге коллектив җәен Иске Казан түгәрәк уенында “Халык җырлары” номинациясендә дәрәҗә лауреат булган иде. Бүген җәүһәрлеләр Кырымга юл тотты. Алар Бакчасарайда һәм берничә татар авылында концерт куячак. Гала-концерт 24 сентябрьдә Симферопольнең Концерт залында булыр дип көтелә.