Зәйдә мәдәният хезмәткәрләре яңа иҗат сезоны турында киңәште

2016 елның 20 сентябре, сишәмбе

Зәйдә мәдәният хезмәткәрләренең күчмә утырышлары дәвам итә. Агымдагы елда шундый утырышларның бишенчесе бүген Түбән Биш мәдәният йортында узды. Кунакларга мәдәният йорты фойесында элекке йола-гадәт – кап сугу, май базары күренешләре күрсәтелде. Утырыш эшендә башкарма комитет җитәкчесе Илнар Хафизов катнашты. Анда сүз башлыча яңа иҗат сезоны турында барды. Мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәчеләр узган сезон буенча эшчәнлеккә хисап тотып, бурычлар билгеләде. Соңыннан Түбән Биш мәдәният йорты директоры Наталья Вәлиәхмәтова эшчәнлеге буенча хисап тотты. Аның чыгышы мәдәният йорты каршында оешкан “Бишкәй”, “Бөрлегән” балалар фольклор коллективлары, ветераннар хоры белән аралашып барды. Илнар Хафизов, утырыш эшенә йомгак ясап, Түбән Биш мәдәният йорты эшчәнлегеннән канәгать калуын белдерде, шулай халыкны мәдәният йортына тартып, иҗади эшләргә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International