24 сентябрьдә Зәйдә Бөтенроссия йөгерү көне үткәрелә. Әлеге акция сәгать 11 дә татар гимназиясе яныннан старт ала һәм “Энергия” стадионында тәмамлана. Зәйдә әлеге акция спорт һәм сәләмәт яшәү рәвеше елына багышлана һәм предприятие һәм оешмалардан зур оешканлык таләп итә. Чөнки бу чарада катнашу спорт чарасы гына түгел,ә сәләмәт яшәү рәвешенә теләктәшлек белдерү дә булып тора.