Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Дәүләт Советына республикабызның эчке һәм тышкы хәле турында турыдан -туры мөрәҗәгате.
2016 елның 21 сентябре, чәршәмбе
Бүген Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Дәүләт Советына мөрәҗәгатен турыдан -туры трансляцияләү булды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары,Татарстан Республикасы Президенты аппараты һәм хөкемәте вәкилләре, суд, прокуратура һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы муниципаль районнары башлыклары һәм җитәкчеләре катнашты.