ЯҢАЛЫКЛАР


20
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

19 сентябрь көнне хезмәт ветераны, Зәй шәһәрендә яшәп гомер итүче Ефросиния Александровна Стоговага 100 яшь тулды. Аны олуг юбилее белән котларга шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина һәм автоклуб хезмәткәрләре килде.


19
сентябрь, 2016 ел
дүшәмбе

15-16 сентябрь көннәрендә Казан шәһәрендә кросс буенча Татарстан беренчелеге булып үтте. Анда “Барс” Яшьләр спорт мәктәбеннән Шәрәфиева Алия һәм Ибашаева Алиса 1нче һәм 4 урыннарны алдылар.

Зәй районы агрофирмалары чөгендер алуны югары темплар белән алып бара. Бүгенгесе көнгә район буенча 4900 гектар чөгендер алынган. Бу барлык мәйданның 41 процентын тәшкил итә. 152880 тонна чөгендер җыелган. Уңыш гектарыннан 312 центнер тәшкил итә.

Мирный бистәсендә парк һәм сверлар көнен зур бәйрәм программасы белән каршы алдылар. Бәйрәм төрле оешмаларның зәңгәр чыршы утыртуы белән башланып китте. Чыршыны урман хуҗалыгы бирде.

Үзәк китапханә хезмәткәрләре барлык мәктәпләрдә булып бердәм мәдәният дәресе үткәрделәр. Бу чара укучыларның көндәлегендә булырга тиешле, чөнки ул башка дәресләр белән бергә мөһим чара булып тора.


17
сентябрь, 2016 ел
шимбә

15 сентябрьдә сәләмәтлек мәктәбендә Игелек атнасы кыссаларында инвалидлар белән физик дәвалау чарасы үткәрелде. Анда катнашучылар үзләренә тиешле физик чыныгу алып, күтәренке кәеф белән өйләренә таралды.

16 сентябрьдә Р.Ш. Фәрдиев паркында спорт туризмы буенча ярышлар үтте. Ул “Сәләмәтлек” спартакиадасы исәбенә үткәрелде һәм төзекләндерелгән паркны ачу тантанасына туры килде. Ярышларда 12 команда катнашты.

Елда үткәрелә торган парк һәм скверлар елы фестивале кыссаларында 16 сентябрь көнне “Шагыйрь Россиядә – шагыйрьдән бөегрәк” –дигән чара узды. Аның беренче өлеше бөек рус шагыйре Николай Рубцовка багышланса, икенче өлеше җирле шагырьләр иҗатына багышланды.


16
сентябрь, 2016 ел
җомга

Иске Зәйнең мәктәп тауында парк һәм скверлар көненә багышланган бәйрәм үткәрелде. Мәктшп тауындагы күренеш Зәйнең бер җире белән дә чагыштырырлык түгел. Андагы матурлык һәм табигать күренеше һәм хозурлык әкияттәге киноларда гына булырга мөмкин.

Бүген Зәйдә төзекләндерүдән соң яңартылган парк ачыла. Парклар һәм сверлар көненә багыышланган бәйрәм чаралары инде көндезге 12 сәгатьтән бирле дәвам итә. Беренче булып төп сәхнәгә Балалар иҗат йорты, сәнгать мәктәбе һәм музыка мәктәбе укучылары һәм укытучылар күтәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International