ЯҢАЛЫКЛАР


24
сентябрь, 2016 ел
шимбә
Пәлчикәү авылы янында урнашкан “Урман күле” ял итү үзәгендә өч буын вәкилләре очрашты. Алар арасында Бөек Ватан сугышы ветераннары Х.З.Зарипов, А.И.Моисеев, сугыш чоры балалары һәм “Яшь гвардия”оешмасына йөрүчеләр бар иде.

23
сентябрь, 2016 ел
җомга
Бүген хакимиятнең кече залында13нче Раштуа (Рождественский) округы депутаты Р.В.Әгъләмов рәислегендә, җир, экология һәм торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча даими комиссия утырышы үтте. Утырышта Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Е.В.Недошивина, шәһәр Советы депутатлары, финанс-бюджет палатасы рәисе урынбасары Е.В.Журавлева,
Энергия стадионында авыл мәктәпләренең 5-9 сыйныф укучылары һәм шәһәр мәктәпләренең7-8 сыйныф балалары арасында җиңел атлетика буенча “Алтын көз”йөгерү эстафетасы узды. Анда авыл җирлекләреннән 10 мәктәп катнашты. Ярыш нәтиҗәләреннән күренгәнчә беренче урынны Югары Шепкә, икенче урынны Сәвәләй һәм 3 нче урынны Сарсаз-Баграж мәктәпләре яулады.
Республикада“Экстремизмга-юк!”айлыгы зур уңыш белән бара. Районыбызда бу кысада төрледән- төрле чаралар узып тора.
Шушы көннәрдә “Шатлык”халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү бүлегендә эшләүчеләр үзәк китапханә хезмәткәрләре үткәргән “Террорга каршы берләшү көне” дип аталган китап күргәзмәсендә катнаштылар. Чара Республикада оештырылган “Экстремизмга-юк!”айлыгы кысаларында үтте.

22
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе
Бүген хакимиятнең зур залында район башлыгы Р.Г.Кәримов рәислегендә коррупциягә каршы көрәш буенча утырыш булды. Көн тәртибенә куелган мөһим мәсьәләләр буенча, Зәй районы эчке эшләр бүлеге штаб башлыгы Р.Н.Кәбиров,хәрби комиссар А.Ф.Әгъләмҗанов,район башлыгы ярдәмчесе Т.В.Токмакова,
Бүген муниципаль район башлыгы Р.Г.Кәримов «Энергетик» мәдәният йорты коллективын яңа директор Фәрит Харис улы Мусин белән таныштырды. Фәрит Харис улы Мусин бүгенге көнгә кадәр, Зәй муниципаль районы Советының җәмәгать оешмалары, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге башлыгы булып эшләде.
1 октябрьга кадәр санаулы көннәр калды.Федераль льготага ия булучылар пенсия фондына килеп гаризаларын яңадан язып, үзләренең льготаларын акчалата яисә дару белән алу мөмкинлеген кабат билгели алалар.
Зәй районы хуҗалыкларында сөт җитештерү буенча алга китеш сизелә: район республикада 10нчы урында бара. Агымдагы елда сентябрь аеның беренче яртысында 1029 тонна сөт җитештерелде. Тулаем алганда бу чорда тәүлегенә 67,6 тонна сөт җитештерелә, бер сыердан көненә 15, 2 килограмм сөт савыла. 15 көнгә барлыгы 846 тонна сөт сатылды, шуның 674 тоннасы - югары сортлы.
Шушы көннәрдә Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге “Күчмә кадрлар бүлеге” дип аталган очрашу оештырды. Анда “ Техно заводы ” ҖЧШ, “Зәй - Су каналы” ҖЧШ, Зәй почтасы һәм “Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәкләренең кадрлар бүлеге хезмәткәрләре катнашты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International