ЯҢАЛЫКЛАР


14
июнь, 2018 ел
пәнҗешәмбе
Татар халкының борынгыдан килгән, язгы чәчүне тәмамлагач үткәрелә торган милли бәйрәме - Сабан туе якынлаша. Район һәм авылларда бу бәйрәмгә ныклап әзерләнәләр. Иске Зәй бистәсендә һәм районыбыз авылларында Сабантуйлар 16 июньдә үтә. Бу көннәрдә киң болыннар һәм су буйларында җыр-моң агылачак, мәйданнар шау-гөр килеп торачак, ул бит әле туган-тумачалар белән күрешү, хәлләр белешү көне дә булып тора. Зәйдә Сабантуй 23 июньдә була.

Ураза гаете көнне Зәйдә балалар да игътибар үзәгендә булачак: үзәк мәчет биләмәсендә хакимият булышлыгы белән сәгать 9да балалар өчен «Хәйрия» дигән бәйрәм үткәрелә. Чарада алар өчен төрле кызыклы уеннар, бәйгеләр оештырылачак. Мондый «Хәйрия» бәйрәме районыбызда өченче ел рәттән уздырыла.

“PROFF-навигатор” һөнәри ориентлашу проекты кысаларында Зәй мәшгульлек үзәге профконсультанты Дарья Филиповская тарафыннан 3нче мәктәпнең мәктәп яны лагерена йөрүче 3-4нче сыйныф укучылары өчен һөнәри ориентлашу буенча чара уздырылды.

13
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

19 июньдә Түбән Камада видеоконференция режимында гражданнарны ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Валерьевич Шадриков кабул итү үткәрәчәк. Кабул итү барышында экология һәм табигатьне саклау, табигый ресурслардан файдалануга кагылышлы мәсьәләләр каралачак. Кабул итү Красный Ключ бистәсе, Яр буе урамы, 7нче йорт адресы буенча уза. Алдан язылып кую 8 (8555) 45-66-56 номеры аша 15 июньгә кадәр мөмкин булачак.


12
июнь, 2018 ел
сишәмбе
Бүген Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында “Алга, Россия!” дип исемләнгән зур бәйрәм чарасы узды. Зәйлеләрне һәм шәһәребез кунакларын Россия көне белән район башлыгы Разиф Кәримов тәбрикләде:
Бүген, бөтен халык Россия көнен билгеләп үткәндә, ил азатлыгы өчен көрәштә катнашкан сугыш ветераннары аерым игътибар үзәгендә булды. Зәйдә яшәүче 5 ветеранга “Фидакарь хезмәте өчен” медальләре тапшырылды.

11
июнь, 2018 ел
дүшәмбе

Хөрмәтле зәйлеләр һәм шәһәр-районыбыз кунаклары! Дәүләтебезнең төп бәйрәме - Россия көне уңаеннан ихлас котлауларны кабул итегез! Әлеге дәүләт бәйрәме илебезнең көчен һәм бердәмлеген гәүдәләндерә. Россия Федерациясе Президенты тарафыннан россиялеләрнең тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга, илнең халыкара абруен ныгытуга юнәлдерелгән стратегик курс илебез халкы тарафыннан киң яклау тапты.


9
июнь, 2018 ел
шимбә
Шыкмай авылында яшәүче Мәврүрә Әглиевна Вәлиуллина бүген үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Мәврүрә әби районыбызның Апач авылында туган, Шыкмай егетенә кияүгә чыгып, гомере буе колхозда хезмәт куйган.

Россия көне уңаеннан, Зәй үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Ялчыгол скверында 4нче мәктәпнең “Гагаринчы” мәктәп яны лагеренда ял итүче малай-кызларга “Мин яратам сине, Россия!” дип исемләнгән патриотик сәгать уздырдылар.

“Ачык Татарстан” порталында Татарстан Республикасында “Хезмәт ветераны” исемен бирү шартлары һәм тәртибе” турындагы Татарстан Республикасы Законының 1нче маддәсенә үзгәрешләр һәм төзәтмәләр кертү турында” закон проекты җәмәгатьчелек белән фикер алышуга куелган. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә. Закон проекты нигезендә “Хезмәт ветераны” исемен , “СССРның Мактаулы доноры» яки “Россиянең Мактаулы доноры” күкрәк билгесе белән бүләкләнгән затларга бирү хокукы тәкъдим ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International