Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәйлеләр Россия көнен зур концерт программасы белән билгеләп үттеләр
2018 елның 12 июне, сишәмбе
Бүген Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында “Алга, Россия!” дип исемләнгән зур бәйрәм чарасы узды. Зәйлеләрне һәм шәһәребез кунакларын Россия көне белән район башлыгы Разиф Кәримов тәбрикләде: “Әлеге дәүләт бәйрәме илебезнең көчен һәм бердәмлеген гәүдәләндерә. Россия Федерациясе Президенты тарафыннан россиялеләрнең тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга, илнең халыкара абруен ныгытуга юнәлдерелгән стратегик курс илебез халкы тарафыннан киң яклау тапты. Моның алга таба да шулай булачагына ышанам. Ватанпәрвәрлек һәм гражданлык традицияләренә тугрылыкны, күп милләтле халкыбызны ныгытучы кыйммәтләрне саклап, үзләренең рухи бердәмлеге һәм Ватаныбыз өчен горурлану хисләре белән берләшкән зәйлеләр районыбыз, республикабыз, илебезнең үсеше өчен мөмкин булганның барсын да эшлиләр. Без алдыбызга куйган максатларга ирешербез, барлык сынауларны да җиңеп чыгарбыз дип ышанам”,- диде ул үз чыгышында. Бәйрәм программасы “Энергетик” мәдәният сарае иҗат коллективлары, яшьләр эшләре һәм спорт идарәләре тырышлыгы белән әзерләнде. “Мирас”, «Презент», «Магия», «Импульс», «Русская душа», «Ладушки» коллективлары, Нина Шатрилова, Динара Сәлахиева, Илдар Гыйльметдинов, Фәннур Миннекәевләр башкаруында илебезнең көченә багышланган, патриотик рухтагы җырлар яңгырады. “Барс” футбол командасы спорт композициясе, волонтерлар- музыкаль флэшмоб күрсәтте. Балалар өчен күңелле уен һәм бәйгеләр оештырылды.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
1
май, 2026 ел
Район башлыгы Р. Г. Кәримовның Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлавы
Хөрмәтле зәйлеләр һәм шәһәр-районыбыз кунаклары! Сезне ихлас күңелдән 1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм!
30
апрель, 2026 ел
Зәйлеләрне бәйрәм чараларында катнашырга чакыралар
Хөрмәтле райондашлар һәм кунаклар! Сезне 1 май - Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланган чараларда катнашырга чакырабыз!
Зәйдә ирекле көрәш буенча төбәкара турнир узды
29 апрель көнне Зәй шәһәренең “Старт” спорт-савыктыру комплексында ирекле көрәш буенча Россия спорт мастеры Константин Волков истәлегенә багышланган төбәкара турнир узды.
Зәйлеләр «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясенә кушылды
Бөек Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан Яшьләр эшләре идарәсе белгечләре «Георгий тасмасы» бөтенроссия акциясенә кушылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз