Зәйдә мәктәп яны лагерена йөрүчеләр өчен һөнәри ориентлашу юнәлешендә чаралар уздырылды

2018 елның 14 июне, пәнҗешәмбе

 “PROFF-навигатор” һөнәри ориентлашу проекты кысаларында Зәй мәшгульлек үзәге профконсультанты Дарья Филиповская тарафыннан 3нче мәктәпнең мәктәп яны лагерена йөрүче 3-4нче сыйныф укучылары өчен һөнәри ориентлашу буенча чара уздырылды. Шулай ук “Һөнәрләр дөньясына сәяхәт” дип аталган чара  барышында укучылар уеннарда катнашып, һөнәрләр турында “Ветеринар”, “Тренер”, “Логист” һәм мәшгульлек хезмәте турында мультсериаллар карадылар һәм үскәч кем булырга теләүләре турында сөйләделәр. 13 июньдә янгын хезмәте бүлегенә экскурсия оештырылды, биредә укучылар янгын сүндерүче һөнәре белән якыннан таныштылар. Аларга янгын сүндерү чаралары, янгынны сүндерү күнекмәләре күрсәтелде. Һөнәри ориентлашу буенча киләсе чара 18 июньдә үтәчәк, аның кысаларында “Киләчәк һөнәрләре” дип исемләнгән рәсемнәр конкурсы оештыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International