ЯҢАЛЫКЛАР


9
июнь, 2018 ел
шимбә
Зәй районында республика программасы буенча төзекләндерелә, төзелә торган мөһим социаль объектлар район җитәкчелегенең ныклы контролендә тора. Әлеге объектларны күз уңында тоту, аларга еш рейдлар ясау, эш сыйфатын бәяләү, эшне вакытында башкаруга китерә. 8 июньдә район башлыгы Р.Г. Кәримов, Башкарма комитет җитәкчесе И.Ф. Хафизов, Башкарма комитетның төзелеш һәм төзекләндерү буенча җаваплы җитәкчеләре, подрядчы оешма вәкилләре 8 объектта булдылар. Алар Карман авылында сафка басучы күпфункцияле мәдәни үзәк, 1 нче мәктәпнең спорт мәйданчыгы, “Алтынчәч” балалар бакчасы, район үзәк дәваханәсенең 2 нче поликлиникасында барган төзү һәм төзекләндерү эшләре барышы белән таныштылар. Рейд барышында хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы буенча кимчелекләр табылмады. Барлык эшләр график буенча алып барыла.

8
июнь, 2018 ел
җомга
12 июнь – Россия көне уңаеннан Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музеенда әлеге бәйрәм, аның килеп чыгу тарихы, аның мөһимлеге темасына үзенчәлекле чара узды. Музейның фәнни хезмәткәрләре “Балалар шәһәре” дип исемләнгән мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен “Россиягә ышаныч һәм мәхәббәт белән” исеме астында әдәби уен оештырдылар. Балалар 10 мавыктыргыч станция аша үтте: “Россия флагы һәм гербы”, “Россия гимны”, “Минем Ватаным - Россия”, “Рус халык мәкальләре”, “Рус халык табышмаклары”, “Рус халык әкиятләре”, “Рус халык уеннары”, “ Рус халык җырлары”, “Армия” , “Россияне таныткан шәхесләр”. Әлеге темалар буенча балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, уеннар уйнадылар, Россия флагын, гербын ясадылар.
Халкыбызның милли бәйрәме Сабантуйлары якынлаша. Иске Зәй бистәсендә Сабантуе шимбә көнне – 16 июньдә узачак. Бәйрәм көндезге сәгать 11дә башлана. Сабантуй бәйрәменә бистәдә күркәм йола-гадәт буенча 13-14 июньдә бүләк җыю оештырылачак. Бистә халкы, кунаклар бәйрәмгә күтәренке рух, яхшы кәеф, күркәм хезмәт уңышлары белән килер, дигән теләктә калабыз.
Бүген социаль хезмәткәрләр көне. Ул Россиядә һәр елны 8 июньдә билгеләп үтелә. 2018 елда рәсми рәвештә 18нче тапкыр бәйрәм ителә. Истәлекле көн Россия Президенты кул куйган Указ нигезендә гамәлгә кергән. Иртәгә Зәйнең әлеге тармак хезмәткәрләре өчен социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә бәйрәм тантанасы узачак.
2018 елның май аеннан Россиядә “Транспорт чараларын тикшерү” турындагы Законга тагын үзгәрешләр керде. Хәзер техниканы караучы операторлар, транспорт чарасы куркынычсызлык нормаларына туры килмәсә дә, диагностика картасын кире бирергә бурычлы. Әмма бу хакта картада искәртмә язылырга тиеш.

7
июнь, 2018 ел
пәнҗешәмбе
Беренче июньнән Зәйдән 65 укучы җәйге каникуллар вакытында эшкә кереште. Яшүсмерләр Зәй ГРЭСына һәм яшьләр эшләре идарәсенә эшкә урнаштырылды.
Бүген хакимияттә район башлыгы урынбасары В.Г.Акатьев, шәһәр башлыгы урынбасары Е.В.Недошивина катнашында Зәй муниципаль районы Советының социаль яклау, балалар һәм яшьләр эшләре буенча һәм Зәй шәһәренең яшьләр сәясәте, социаль сәясәт, мәгариф, сәламәтлек саклау һәм мәдәният буенча даими комиссияләренең уртак утырышы узды.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, 8 июньдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән туфракта - 1 градуска кадәр салкын булырга, кырау төшәргә мөмкин. Сак булыгыз!

7 нче июендә Казанның "Пирамида" сараенда "Ел табибы-Ак чәчәкләр-2018" бәйгесенә йомгак ясау тантанасы узды. Тантаналы чарада район башлыгы Р.Г. Кәримов, районның баш табибы Р.Р. Әмиров, педиатрия бүлеге табиб-педиатры Г.М. Абрамов катнашты. “Беренчел звенода иң яхшы табиб" номинациясендә җиңүгә Зәй үзәк район хастаханәсенең педиатрия бүлеге табиб-педиатры Григорий Абрамов иреште.
Җәй башлану белән ял һәм сәламәтләндерү лагерьлары балаларны кабул итә башлый. Районда атна дәвамында аларны тантаналы төстә ачу чаралары үтте. 6 июньдә шәһәр читендә урнашкан “Йолдызлык” лагеренда да беренче смена эшли башлады. Лагерьне тантаналы төстә ачуда район башлыгы Р.Г. Кәримов, җитәкчеләр һәм әти-әниләр катнашты. Быел лагерьның беренче сменасына 120 бала килде. “Йолдызлык”та 4 сменада барлыгы 460 бала ял итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International