Бүген, бөтен халык Россия көнен билгеләп үткәндә, ил азатлыгы өчен көрәштә катнашкан сугыш ветераннары аерым игътибар үзәгендә булды. Зәйдә яшәүче 5 ветеранга “Фидакарь хезмәте өчен” медальләре тапшырылды. Дәүләт бүләгенә Зарипов Харис Зарипович, Лыкова Валентина Лукьяновна, Латыпов Әхтәм Гарипович, Емелин Василий Петрович, Фирсов Михаил Антонович ия булдылар. Медальләрне район башлыгы Разиф Кәримов ветераннарның өйләренә барып, кылган батырлыклары өчен рәхмәт сүзләрен җиткереп тапшырды. Беренче 4 ветеранга медаль Бөек Җиңүнең 73 еллыгын бәйрәм иткәндә бирелгән иде инде. Дәүләт бүләге Республика көненә кадәр сугыш ветераннары, Ленинград чолганышында булучылар һәм концлагерь тоткыннарының барысына да тапшырылачак. Бу бүләк Татарстан территориясендә яшәүче һәм шул куркыныч елларның хатирәләрен үзендә йөртүче кешеләргә ихтирам йөзеннән тапшырыла.