Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
ЯҢАЛЫКЛАР
18
июнь, 2018 ел
дүшәмбе
Районда “Спортлы Зәй” дигән мәдәни-сәламәтләндерү чарасы узды
17 июньдә Р.Ш.Фәрдиев исемендәге паркта “Спортлы Зәй” дигән мәдәни-сәламәтләндерү чарасы узды. Ачык һавада үткән бу чарада “Яшьлек” балалар һәм яшүсмерләр мәктәбендә тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре катнашты. Уеннарны инструктор Эльмира Вдовина үткәрде.
Иске Зәй Сабантуй батыры - Илнар Хәйруллин
Узган шимбәдә Иске Зәй бистәсендә Сабантуй булды. Анда көрәшчеләр ике -80 һәм 80 килограммнан югары үлчәүдә көч сынашты. 80 килограммга кадәр авырлыкта Александр Хисматуллин, 80 килограммнан югары үлчәүдә Илнар Хәйруллин җиңүче булды. Баш батыр булып Илнар Хәйруллин калды.
Зәйдән Кирилл Герасимов җиңел атлетика буенча Россия беренчелеге йөгерүдә өченче урынны алды
Калугада яшүсмерләр һәм кызлар (2001-2002 елларда туганнар) арасында җиңел атлетика буенча Россия беренчелеге узды. Анда “Барс” спорт мәктәбеннән Кирилл Герасимов 2000 метр арада каршылыклы йөгерүдә өченче урынга лаек булды.
Сабантуй көнне көчле футболчылар ачыкланачак
13-14 июньдә Зәй спорт-сәламәтләндерү үзәгендә волейбол буенча ирләр һәм хатын-кызлар арасында ярыш узды. Анда ирләр командаларыннан Иске Зәй белән 4нче мәктәп арасындагы уен 2:0, хатын-кызлар арасында “Барс” мәктәбе белән Сәвәләй командасы 2:0 исәбе белән тәмамланды. 3-4, 1-2 урыннар өчен уеннар 23 июньдә Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында Сабантуйда узачак.
Зәй делегациясе Алтай Сабантуенда катнашты
Бүген Сабантуй Россиянең 57 төбәгендә һәм дөньяның 30 илендә бәйрәм ителә, Алтай краенда аны 1994 нче елдан бирле үткәреп киләләр. Моңа кадәр Зәй делегациясе башлыча Самара өлкә Сабантуен үткәрешергә йөрсә, быел Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, безнең районга тирән ышанычын белдереп, Алтай Сабантуена баруны йөкләде.
15
июнь, 2018 ел
җомга
Зәйдә районның элеккеге башлыгы Ринат Фәрдиевне искә алдылар
Искә алу чарасы Ринат Фәрдиев исемен йөрткән паркта, истәлек билгесе янында уздырылды. Биредә аның туганнары, якыннары, фикердәшләре, төрле елларда бергә эшләгән хезмәттәшләре, район хакимияте вәкилләре җыелды.
Зәй мәчетләрендә Ураза гаете зурлап билгеләп үтелде
Бүген барча мөэмин-мөселманнар ислам динендәге иң мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе - Ураза гаетен бәйрәм итә. Рамазан ае буе иртән кояш чыгарга ике сәгать кала сәхәр ашап, кич кояш баегач авыз ачып, ризыкның, суның кадерен белергә, гайбәтләрдән, начар гамәлләрдән, нәфестән тыелырга, мөмкин кадәр күбрәк игелек кылырга өйрәнде, үзләрендә сабырлык, миһербанлылык, шәфкатьлелек сыйфатларын тәрбияләде ураза тотучылар.
14
июнь, 2018 ел
пәнҗешәмбе
Район башлыгы Р.Г. Кәримов мөселманнарны Ураза гаете белән котлый
Хөрмәтле мөселманнар! Сезне чын йөрәктән, мөселманнарның иң олы мәгънәгә ия дини бәйрәмнәренең берсе булган Ураза гаете белән тәбрик итәм. Бу бәйрәм изге Рамазан ае белән саубуллашу, һәр мөселманның таң атканнан кояш баеганчыга кадәр ураза тотып рухи ныклыгын сынау ае бәйрәме дә. Игелекле эшләр кылу, мохтаҗларга ярдәм итү бу бәйрәмдә иң өстен куелучы гамәлләр.
Зәйдә “ЭкоЯз-2018” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр
Апрель-май айларында җәмәгатьчелек арасында экологияне саклауга һәм әйләнә-тирә мохиткә сакчыл караш булдыруга юнәлтелгән “ЭкоЯз” бәйгесе игълан ителгән иде. Бүген “ЭкоЯз” Зәй муниципаль бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды.
Зәйдә Ураза бәйрәме үтәчәк
Рамазан ае тәмамланып килә. Иртәгә 15 июньдә – Ураза гаете. Гает көнне иртәнге намазга азан 1 сәгать 21 минутта әйтелә. Коръән укулар 5 сәгать 30 минутта оештырыла, аннан сәгать 6да вәгазьләр, тәбрикләүләр була, сәгать 7дә гает намазы укылачак. Быел да, гадәт буенча, “Ялчыгол” мәчетендә гаеттән соң чәй эчү оештырыла, пылаудан авыз итү мөмкинлеге дә булачак. Ураза гаетенә көтеп калабыз.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз