Хөрмәтле зәйлеләр һәм шәһәр-районыбыз кунаклары! Дәүләтебезнең төп бәйрәме - Россия көне уңаеннан ихлас котлауларны кабул итегез! Әлеге дәүләт бәйрәме илебезнең көчен һәм бердәмлеген гәүдәләндерә. Россия Федерациясе Президенты тарафыннан россиялеләрнең тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга, илнең халыкара абруен ныгытуга юнәлдерелгән стратегик курс илебез халкы тарафыннан киң яклау тапты. Моның алга таба да шулай булачагына ышанам. Ватанпәрвәрлек һәм гражданлык традицияләренә тугрылыкны, күп милләтле халкыбызны ныгытучы кыйммәтләрне саклап,үзләренең рухи бердәмлеге һәм Ватаныбыз өчен горурлану хисләре белән берләшкән зәйлеләр районыбыз, республикабыз, илебезнең үсеше өчен мөмкин булганның барсын да эшлиләр. Без алдыбызга куйган максатларга ирешербез, барлык сынауларны да җиңеп чыгарбыз дип ышанам. Бәйрәм алдыннан дәүләтнең көче һәм абруе аның гражданнарының иҗади хезмәт уңышларыннан торуы бигрәк тә ачык чагыла. Сезгә бәхет һәм иминлек телим. Йортларыгызда үзара аңлашу һәм татулык, күңел җылылыгы һәм уңайлык, иртәгәсе көнгә ышаныч һәм тотрыклылык хөкем сөрсен! Разиф Кәримов, муниципаль район башлыгы.