Районда Россия көненә багышланган чаралар уза

2018 елның 9 июне, шимбә

Россия көне уңаеннан, Зәй үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Ялчыгол скверында 4нче мәктәпнең “Гагаринчы” мәктәп яны лагеренда ял итүче малай-кызларга “Мин яратам сине, Россия!” дип исемләнгән патриотик сәгать уздырдылар. Балалар чара барышында алар өчен әзерләнгән “Россия турында без нәрсә беләбез” дигән викторина сорауларына, табышмакларга җавап эзләделәр, бөек рус шагыйрьләре А.С. Пушкин һәм М.Ю. Лермонтов шигырьләрен  матур итеп укыдылар. Мондый чараларда катнашып чыгыш ясау, балаларны төрле яклап камилләштерә, аларның сүз сөйләмен үстерүгә зур ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International