Зәй муниципаль районында юбилярга хөрмәт күрсәтелде

2018 елның 9 июне, шимбә
Шыкмай авылында яшәүче Мәврүрә Әглиевна Вәлиуллина бүген үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Мәврүрә әби районыбызның Апач авылында туган, Шыкмай егетенә кияүгә чыгып, гомере буе колхозда хезмәт куйган. Аңа сарык фермасында да эшләргә, сыер савучы да булырга, чөгендер эшкәртергә дә туры килә. Тормыш иптәше белән 5 балага гомер бүләк итәләр. Бүген Мәврүрә Әглиевнаның 11 оныгы, 12 оныкчыгы бар. 90 яшьлек юбилее белән котларга район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев, Түбән Биш җирлеге башлыгы Дамир Насретдинов та килделәр. Юбилярга ил президенты Влидимир Путинның тәбрикләү открыткасы, район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән һәм авыл җирлегеннән истәлекле бүләкләр тапшырылды. Автоклуб хезмәткәрләре исә, моңлы җырлар башкарып, әбинең күңелен күрделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International