ЯҢАЛЫКЛАР


6
август, 2018 ел
дүшәмбе
2-3 августта Җәлил бистәсендә кызлар һәм яшүсмерләр арасында гомуми физик әзерлек буенча Сарман районы башлыгы призына ярышлар узды. Безнең Симашев спорт мәктәбеннән үз яшь төркемнәрендә чаңгы-роллер буенча Алинә Вәлиуллина (тренеры С. Г. Насыйбуллина) - җиңүче, Илнур Әхүнҗанов (Г. И. Әхүнҗанов) – III, кросстан Альбина Вәлиәхмәтова (С. В. Колесов) - II, Ләйсән Әбдрәшитова (С. В. Колесов), Аркадий Петров (Р. М. Габидуллин) III урын алды.

3
август, 2018 ел
җомга

Зәй мәшгульлек үзәгенең мобиль офисы “Йолдызлык” балалар сәламәтләндерү лагерена чыкты. «PROFF-навигатор» һөнәри ориентлашу проекты кысаларында профоконсультант Дарья Филиповская “Һөнәрләр дөньяcында” дип аталган чара үткәрде.

«Зәй шикәре» агрофирмасы районда икенчеләрдән булып көзге бодай суктыруны тәмамлады. Әлеге культура агрофирма бүлекчәләрендә 3137 гектар мәйданда игелде, авыл хезмәтчәннәре 12700 тонна икмәк суктырып алдылар, уртача уңыш гектарыннан 40,5 центнер тәшкил итте.
Район “Автоледи-2018” бәгесе бүген Зәй политехник көллияте мәйданчыгында узды. Машина йөртү осталыгында һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәре буенча сынашырга 10 гүзәл зат теләк белдерде.
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Татарстанның иң яхшы комбайнчысы» республика конкурсы башлану турында игълан итә.

2
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе
“Зәй” агрофирмасы игенчеләре районда беренчеләрдән булып көзге бодай суктыруны тәмамладылар. Быел ул 2878 гектар мәйданда игелде, барлыгы 13354 тонна ашлык суктырып алдылар, уртача уңыш гектарыннан 46,4 центнер тәшкил итте.
2 август көннеТатарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы "Шатлык" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге" социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесендә хезмәткәрләр белән янгын куркынычсызлыгы һәм террор куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча инструктаж уздырылды.
1-6 августта башкалабыз Казанда VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы уза. Форумда халкыбызның телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, яшь буынның милләтебезнең үзенчәлеген саклауда тоткан роле карала.

2 август - Һава-десанты гаскәрләре көне. Зәйдә бу чара ял паркында «Юнармия» балалар хәрәкәте активистларына һәм шәһәрнең хәрби-патриотик клуб әгъзаларына тренеровкалар үткәрүдән башланды һәм Азатлык китерүче солдат һәйкәле янында дәвам итте. Десантчыларны тантаналы төстә район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев котлады. Яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүче активистларга бүләкләр тапшырылды. Соңыннан, митингта катнашучылар һәлак булган десантчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм алар истәлегенә һәйкәлгә чәчәк бәйләмнәре салдылар.

“Зәй шәһәре мәшгульлек үзәге” дәүләт казна учреждениесе белгечләре “Маркетинг визиты” чарасы Р.Ф. Бәдретдинов шәхси предприятиесендә (“Носорог” кафесы) булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International