Зәйлеләр Җәлил поселогында үткән физик әзерлек буенча республика ярышларында катнашты
2018 елның 6 августы, дүшәмбе
2-3 августта Җәлил бистәсендә кызлар һәм яшүсмерләр арасында гомуми физик әзерлек буенча Сарман районы башлыгы призына ярышлар узды.
Безнең Симашев спорт мәктәбеннән үз яшь төркемнәрендә чаңгы-роллер буенча Алинә Вәлиуллина (тренеры С. Г. Насыйбуллина) - җиңүче, Илнур Әхүнҗанов (Г. И. Әхүнҗанов) – III, кросстан Альбина Вәлиәхмәтова (С. В. Колесов) - II, Ләйсән Әбдрәшитова (С. В. Колесов), Аркадий Петров (Р. М. Габидуллин) III урын алды.