ЯҢАЛЫКЛАР


13
август, 2018 ел
дүшәмбе
Универсаль мәйданчыкларны төзү дәүләт казнасына 310 млн. сумга төшәчәк. Программа гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле 2013 – 2017 нче елларда Татарстанда 791 спорт мәйданчыгы төзелеп, файдалануга тапшырылды. Быел аларның саны 888 гә җитәчәк.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 13 августка Зәйдә бөртеклеләр 19561 гектар мәйданда җыеп алынган. Бу - барлык мәйданның 53 проценты дигән сүз. Суктырылган ашлык күләме - 78244 тонна. Уңыш уртача гектарыннан 40 центнер тәшкил итә.

“Энергия” стадионында оештырылган зур спорт бәйрәмендә предприятие-оешмалар, авыл җирлекләре, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләрендә шөгыльләнүчеләр, мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнашты.

10
август, 2018 ел
җомга
Бүген Зәйгә эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Республика башлыгының районга килүенең максаты – урып-җыю эшләре белән якыннан танышу.

9
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе
Зәй мәшгульлек үзәгендә 1С:Предприятие программасы буенча квалификацияне күтәрү курсларын тәмамлау турында документлар тантаналы төстә тапшырылды. Әлге программа буенча 3 яшькә кадәр баласы белән декрет ялында булган, хезмәт эшчәнлеген дәвам итәргә планлаштырган 10 хатын-кыз укыды.Укулар Яр Чаллының инновация, менеджмент һәм бизнес колледжы укытучылары тарафыннан алып барылды.

8
август, 2018 ел
чәршәмбе
Бүген Зәй районы Имәнлебаш авылында күренекле мәгърифәтче, дин әһеле, табиб Таҗетдин Ялчыгол истәлегенә багышланган чираттагы Ялчыгол укулары узды. Быел ул районда алтынчы мәртәбә оештырылды
Агымдагы елның 8 августында мәшгульлек үзәгендә эшсез гражданнарның шәхси эшмәкәр сыйфатында дәүләт теркәве узганда бердәм финанс ярдәме алуга бизнес-планнарын бәяләү буенча эксперт советының чираттагы утырышы узды. Субсидия алуга теләк белдерүчеләр эксперт советы әгъзаларына чәчтараш хезмәтләре күрсәтү, кием тегү һәм ремонтлау, ваклап сату эшчәнлекләре буенча бизнес планнарын презентацияләделәр.

7
август, 2018 ел
сишәмбе
Районыбызның “Восток” агрофирмасы хезмәтчәннәре көзге бодай суктыруны тәмамладылар. Әлеге культура 4477 гектар мәйданда игелде, 17908 тонна ашлык суктырып алынды, уртача уңыш гектарыннан 40 центнер тәшкил итте.

6
август, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген Югары Шепкә авылында яшәүче Зәйтүнә апа Нуриева 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аны  олуг юбилее белән котларга район башлыгы Разиф Кәримов килде. Район башлыгы Зәйтүнә әбигә тыныч-имин көннәр теләп, Россия Федерациясе Президенты котлавын, район хакимияте исеменнән бүләк тапшырды. Юбилярны котларга шулай ук Югары Шепкә авыл җирлеге башлыгы Айрат Ишмәтов, район мәдәният идарәсе каршында эшләүче автоклуб артистлары, балалары, оныклары, күршеләре җыелды. Бүгенге көндә ветеран тормышка сөенеп, шөкер итеп, кече кызы тәрбиясендә яши. Аның 7 оныгы, 14 оныкчыгы да үсеп килә.

4 августта Зәйнең «Энергия» стадионында ирләр командалары арасында футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенә календарь уеннар узды.Анда Зәйнең «Барс» командасы белән Яшел Үзән футболчылары көч сынашты. Уен нәтиҗәләре буенча барслылар 3:2 исәбе белән җиңү яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International