Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәй яшь белгечләре VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумында катнаша
2018 елның 2 августы, пәнҗешәмбе
1-6 августта башкалабыз Казанда VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы уза. Форумда халкыбызның телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, яшь буынның милләтебезнең үзенчәлеген саклауда тоткан роле карала. Әлеге чарада 30 чит илдән, 60 Россия төбәгеннән һәм Татарстан районнарыннан барлыгы 1000 делегат катнаша. Оештыручылар форумда катнашучы делегатлар алдына татар телен камил белү шартын куйдылар. Зәй районын ике яшь белгеч тәкъдим итә. Бигеш мәктәбе музыка укытучысы Зөлфия Камилова, башкарма комитетның яшьләр эшләре идарәсе белгече Рафил Иркашев форум эшендә катнашып, чит илләрдән җыелган милләттәшләребез белән аралашалар, тәҗрибә туплыйлар. Форумның беренче көнендә делегатлар өчен Иске -Татар бистәсе буенча экскурсия оештырылды. Форумнын икенче көне "Проектлар аллеясы"сы белән танышудан башланды.Күргәзмәдә төрле ил һәм Россия төбәкләреннән килгән делегатлар татар телен һәм мәдәниятын үстерү һәм танытуга юнәлдерелгән проектларын тәкъдим итәләр. Программада шулай ук эшлекле очрашулар (пленар утырыш, дискуссион мәйданчыклар, проект сессияләрен уздыру), төрледән-төрле мәдәни-мәгълүмати һәм өйрәнү сәяхәтләре, шулай ук Казанның татар тарихы белән бәйле урыннарына бару, Арчада шәһәр көнендә һәм “Печән базары” фестивалендә катнашу күз алдында тотыла.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
апрель, 2026 ел
Зәйдә ирекле көрәш буенча төбәкара турнир узды
29 апрель көнне Зәй шәһәренең “Старт” спорт-савыктыру комплексында ирекле көрәш буенча Россия спорт мастеры Константин Волков истәлегенә багышланган төбәкара турнир узды.
29
апрель, 2026 ел
Зәйдә бу сезонда соңгы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак
Зәйдә язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре сезоны тәмамланачак. Йомгаклау сәүдәсе «Энергетик» мәдәният йорты каршындагы мәйданда җомга көнне, 1 майда узачак һәм Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланачак.
Эколяталар көне
«Тату гаилә» балалар бакчасында экологик маҗара узды, ул Бөтенроссия Эколята көненә багышланды.
Зәйдә «Бәрмәнчек» - минем язмышым» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды
28 апрельдә С. Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә «Бәрмәнчек» - минем язмышым» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Чараның кунагы - Татарстан Республикасының атказанган артисты, шагыйрә, «Бәрмәнчек» Дәүләт фольклор ансамбле артисты Елена Данилова-Григорьева.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз