2 август - Һава-десанты гаскәрләре көне. Зәйдә бу чара ял паркында «Юнармия» балалар хәрәкәте активистларына һәм шәһәрнең хәрби-патриотик клуб әгъзаларына тренеровкалар үткәрүдән башланды һәм Азатлык китерүче солдат һәйкәле янында дәвам итте. Десантчыларны тантаналы төстә район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев котлады. Яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүче активистларга бүләкләр тапшырылды. Соңыннан, митингта катнашучылар һәлак булган десантчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм алар истәлегенә һәйкәлгә чәчәк бәйләмнәре салдылар.
Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизов 2019 елда гамәлдә булачак программалар буенча киңәшмә уздырды. Анда район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Н.А.Нифатов, Башкарма комитетның бүлек һәм идарә башлыклары, шәһәр предприятие, оешма җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары катнашты.