Зәй мәшгульлек үзәге белгечләре эш бирүчеләрне хезмәттәшлек итүгә тарту буенча эшне дәвам итә

2018 елның 2 августы, пәнҗешәмбе
“Зәй шәһәре мәшгульлек үзәге” дәүләт казна учреждениесе белгечләре “Маркетинг визиты” чарасы Р.Ф. Бәдретдинов шәхси предприятиесендә (“Носорог” кафесы) булдылар. Әлеге чараның төп максаты - эш бирүчеләр белән партнерлык мөнәсәбәтләрен ныгыту, яңа барлыкка килүче предприятие, оешма, учреждениеләрне хезмәттәшлек итәргә чакыру. Очрашу барышында мәшгульлек үзәге директоры Екатерина Андреева үзәк тарафыннан күрсәтелүче дәүләт хезмәтләре, үзәккә мәгълүмат бирү тәртибе, эш бирүчеләрнең хокуклары һәм бурычлары, хезмәт базары торышы, “Работа в России” порталы һәм Skillsnet эшлекле контактлар социаль челтәре мөмкинлекләре турында мәгълмат бирде. Шулай ук аеруча социаль яклауга мохтаҗ гражданнарны һәм физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне эшкә урнаштыру мәсьәләсе каралды. Очрашуда катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International