Бүген Зәй шәһәрендә урнашкан Көчәнеш астында эшләү үзәгенә Кытай Халык Республикасының энергетика предприятиеләре җитәкчеләре килделәр. 21 кешедән торган делегацияне Кытай электр предприятиеләре берлеге генераль сәркатибе- Идарә рәисе Юй Чундэ әфәнде җитәкләде. Бу кытайлыларның җавап визиты. Татарстан Республикасы Челтәр компаниясе, Көчәнеш астында эшләү үзәге җитәкчеләре һәм белгечләреннән торган делегация агымдагы елның апрель аенда Кытайда булып кайтты. Эшлекле сәфәр вакытында делегация әгъзалары Кытайның челтәр оешмалары һәм уку үзәкләрендә булдылар. Кытай Халык Республикасының энергетика предприятиеләре җитәкчеләре Көчәнеш астында эшләү үзәгендә теоретик һәм практик белем бирү барышын карадылар. Персонал белән таныштылар. Район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов аларга шәһәрнең тарихы турында сөйләде, Зәйдә эшләп килүче җитештерү тармаклары белән таныштырды. Кытай вәкилләре бездә 2 көн булачак, икенче көнне Татарстан Республикасы Челтәр компаниясе һәм Кытай Халык Республикасының энергетика предприятиеләре берлеге арасында меморандум имзалау планлаштырыла.
Бүген “Теремкәй” балалар бакчасында Тәрбиячеләр һәм барлык мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп уздылар. Районда бүгенге көндә 23 балалар бакчасы бар, аларның 18е- шәһәрдә, 5се- авыл җирлекләрендә эшли. Район буенча барлыгы 2749 сабый мәктәпкә кадәр балалар бакчасына йөри, алар белән тәрбия эшләрен 760 хезмәткәр алып бара. Мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Сергей Кузнецов тәбрикләде, барысына да сәламәтлек һәм иҗади уңышлар теләде. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр бәйрәм кунакларына иң яхшы концерт номерларын бүләк иттеләр. 39 хезмәткәр мәгариф идарәсе грамотасы белән бүләкләнде.
«PROFF-навигатор» һөнәри ориентлашу проекты кысаларында Зәй мәшгульлек үзәге профконсультанты Дарья Филиповская “Күкчәчәк” балалар бакчасында “Һөнәрләр шәһәрчегенә сәяхәт” дип аталган чара үткәрде. Үзәк белгече балаларга һөнәрләр турында аңлатма бирде. Чара барышында балалар “Кем күбрәк һөнәрләрне атый?”, “Табышмакларга җавапны күбрәк әйт”, “Кем әти-әнисенең һөнәре турында яхшырак сөйли?” уеннарында катнаштылар, һөнәрләр һәм мәшгульлек үзәге хезмәте эшчәнлеге турында мультсериал карадылар.Соңыннан балаларга истәлекле сувенирлар тапшырылды.
Зәйдә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итте. Кабул итүдә шулай ук Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев катнашты. Депутат белән очрашуга килүчеләр Түбән Биш авыл мәдәният йорты бинасын капиталь ремонтлау буенча республика программасына кертү, Зәй-Әлмәт трассасыннан алып Кара Елга авылына кадәр юлны ремонтлау, чишмәне төзекләндерү дә ярдәм күрсәтү турында сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр. Барлык мөрәҗәгатьләр контрольгә алынды.
Бүген шәһәрнең политехник колледжында район башлыгы Р.Г. Кәримов катнашында “Лидерлык дәресе” узды. Очрашу авыл хуҗалыгы техникасы белән идарә итүче белгечләр әзерләү бүлегенең беренче курс студентлары алдында үтте. Район башлыгы Р.Г. Кәримов бүгенге көндә эшче һәнәренә ихтыяҗ аеруча артуын, авыл хуҗалыгы тармагында елдан-ел яңа технологияләр куллану, яңа төр белгечләр әзерләнүне таләп итүен дә билгеләп үтте. Район кырларында эшләүче техниканы эшләтү өчен югары квалификацияле белгечләр кирәклеген аңлатты һәм көллият студентларын туган җирләрендә хезмәт итәргә чакырды. Районда белемле, үз эшен оста башкаручы хезмәткәргә ихтирам һәм хөрмәтнең зур булуын да ассызыклады. Студентлар исә район башлыгына үзләрен кызыксындырган барлык сорауларны бирә алдылар.