Бүген Зәй шәһәрендә урнашкан Көчәнеш астында эшләү үзәгенә Кытай Халык Республикасының энергетика предприятиеләре җитәкчеләре килделәр. 21 кешедән торган делегацияне Кытай электр предприятиеләре берлеге генераль сәркатибе- Идарә рәисе Юй Чундэ әфәнде җитәкләде. Бу кытайлыларның җавап визиты. Татарстан Республикасы Челтәр компаниясе, Көчәнеш астында эшләү үзәге җитәкчеләре һәм белгечләреннән торган делегация агымдагы елның апрель аенда Кытайда булып кайтты. Эшлекле сәфәр вакытында делегация әгъзалары Кытайның челтәр оешмалары һәм уку үзәкләрендә булдылар. Кытай Халык Республикасының энергетика предприятиеләре җитәкчеләре Көчәнеш астында эшләү үзәгендә теоретик һәм практик белем бирү барышын карадылар. Персонал белән таныштылар. Район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов аларга шәһәрнең тарихы турында сөйләде, Зәйдә эшләп килүче җитештерү тармаклары белән таныштырды. Кытай вәкилләре бездә 2 көн булачак, икенче көнне Татарстан Республикасы Челтәр компаниясе һәм Кытай Халык Республикасының энергетика предприятиеләре берлеге арасында меморандум имзалау планлаштырыла.