Район башлыгы Р.Г.Кәримов “Лидерлык дәресе” ендә катнашты

2018 елның 26 сентябре, чәршәмбе

Бүген шәһәрнең политехник колледжында район башлыгы Р.Г. Кәримов катнашында “Лидерлык дәресе” узды. Очрашу авыл хуҗалыгы техникасы белән идарә итүче белгечләр әзерләү бүлегенең беренче курс студентлары алдында үтте. Район башлыгы Р.Г. Кәримов бүгенге көндә эшче һәнәренә ихтыяҗ аеруча артуын, авыл хуҗалыгы тармагында елдан-ел яңа технологияләр куллану, яңа төр белгечләр әзерләнүне таләп итүен дә билгеләп үтте. Район кырларында эшләүче техниканы эшләтү өчен югары квалификацияле белгечләр кирәклеген аңлатты һәм көллият студентларын туган җирләрендә хезмәт итәргә чакырды. Районда белемле, үз эшен оста башкаручы хезмәткәргә ихтирам һәм хөрмәтнең зур булуын да ассызыклады. Студентлар исә  район башлыгына үзләрен кызыксындырган барлык сорауларны бирә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International