Зәйдә тәрбиячеләр һәм барлык мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үттеләр

2018 елның 27 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген “Теремкәй” балалар бакчасында Тәрбиячеләр һәм барлык мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп уздылар. Районда бүгенге көндә 23 балалар бакчасы бар, аларның 18е- шәһәрдә, 5се- авыл җирлекләрендә эшли. Район буенча барлыгы 2749 сабый мәктәпкә кадәр балалар бакчасына йөри, алар белән тәрбия эшләрен 760 хезмәткәр алып бара. Мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Сергей Кузнецов тәбрикләде, барысына да сәламәтлек һәм иҗади уңышлар теләде. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр бәйрәм кунакларына иң яхшы концерт номерларын бүләк иттеләр. 39 хезмәткәр мәгариф идарәсе грамотасы белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International