Иҗат сезоны ачылды

2018 елның 27 сентябре, пәнҗешәмбе
25 сентябрь көнне "Космос" Яшьләр үзәгендә мәдәният идарәсе белгечләре тарафыннан күп балалы, тулы булмаган, аз керемле һәм конфликтлы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен "Иҗат сезонын ачу" ведомствоара чарасы оештырылды. Әлеге чарада Зәй муниципаль районы "Шатлык" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәтләр кабул итүче 30 бала катнашты. Кунакларны мультипликация герое - Миньон ишек төбенә чыгып ук каршы алды. Бергә фотога төшү мөмкинчелеге дә тудырылган иде. Балаларга бу бик ошады. Катнашучылар юлларда балалар җәрәхәтләнүләрен кисәтү, юл хәрәкәте кагыйдәләре турындагы белемнәрне арттыруга юнәлдерелгән мультипликацион фильм карадылар. Чара фикер алышу, әңгәмә кору һәм викторина белән тәмамланды. Шулай ук, теләкләре булганнарга аквагримм оештырылган иде. Балаларда әлеге чара уңай тәэсирләр генә калдырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International