Зәйдә“Тату гаилә” балалар бакчасы төзелүгә 50 ел тулуга багышланган тантаналы чара үтте

2018 елның 26 сентябре, чәршәмбе
50 ел элек 1968 елны “Тату гаилә” балалар бакчасы төзелә һәм бинада тулы тормыш белән балалар тавышы яңгырый башлый. Бу дәвер эченә талантлы педагоглар 20000 ләп баланы тәрбияләп чыгара. Бүген балалар бакчасы килгән кунакларны каршылавына бик шат булды. Зәй районы Башкарма комитет җитәкчесе И.Ф. Хафизов, иганәчеләр: Зәй ГРЭСы, "Зәй- Су каналы", “Транзит” сәүдә йорты һәм педагогик хезмәт ветераннары балалар бакчасы хезмәткәрләрен һәм анда тәрбияләнүчеләрне юбилей белән котладылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International