Бүген Зәйдә ТР Президенты каршындагы эшмәкәрлек буенча советның күчмә утырышы үтте

2018 елның 27 сентябре, пәнҗешәмбе
Районыбызда төрле тармакларда эшчәнлек алып баручы 1500 шәхси предприятие исәпләнә. Алар районның социаль – икътисади үсешенә саллы гына өлеш кертәләр. Эшчәнлек алып барганда төрле сораулар да туып тора. Бүген район эшмәкәрләрен борчыган сорауларга республиканың бизнес-омбудсмены Тимур Нагуманов һәм ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов җавап бирделәр. Тимур Нагуманов үз чыгышында 2015 елның декабрендә оешкан Татарстан Президенты каршындагы советның эшчәнлеге турында сөйләде, шулай ук ул эшмәкәрлектәге хәл итәсе мөһим проблемаларны барлап, аларны хакимият органнары катнашында хәл итүдә ярдәм булачагын белдерде. Алар барысы да 2018-2019 елгы эш планнарына кертелә, диде Тимур Нагуманов. Үз чиратында бизнес-омбудсмен эшмәкәрләрдән дә идеяләр, кызыклы башлангычлар көтүләрен әйтте. Күчмә утырыш эшендә район башлыгы Разиф Кәримов та катнашты һәм эшмәкәрләрнең сорауларына җавап бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International