ЯҢАЛЫКЛАР


2
февраль, 2024 ел
җомга
Зәй муниципаль районы Иҗтимагый советының яңа составы 12 кешедән торачак. Районның Иҗтимагый советын Курбатова Гүзәлия Фатыйх кызы җитәкли, рәис урынбасары итеп Костюченко Мария Филипповна билгеләнде.

1
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе
Бүген район башлыгы Р.Г. Кәримов эш визиты белән Зәй ГРЭСында булды, аның барышында хезмәт коллективы белән очрашты.
31 гыйнварда Зәй-2 микрорайонында район башлыгы Р.Г. Кәримов катнашында халык очрашуы узды.
31 гыйнварда «Энергетик» мәдәният сараенда «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесенең зона этабы узды. Әлеге конкурс 2002 елдан бирле ел саен уздырыла. Зона этабында Татарстанның сигез районыннан 39 хатын-кыз һәм 8 ир-ат катнашты. Катнашучылар төрле номинацияләрдә җиңү өчен көрәштеләр.
2024 елның 21 февраленнән 15 мартына кадәр вакыт аралыгында 11:18дән 13:06га кадәр Татарстан күгендә «Язгы кояш интерференциясе» күзәтеләчәк.

31
гыйнвар, 2024 ел
чәршәмбе

Бүген Дурт-Мунча авылы мәдәният йортында район башлыгы урынбасары П.С. Уразайкин катнашында гражданнар җыены узды.

Бүген «Зәй шикәре» АҖдә район башлыгы Разиф Кәримов катнашында шикәр заводы һәм «Зәй элеваторы» ҖЧҖ хезмәт коллективларының җыелышлары узды.

Бүген «Энергетик» мәдәният йортында "Ел хатын-кызы "Ел ир-аты" республика конкурсының төбәк этабы уза.

Бүген Олимпия чемпионы Ф.П. Симашев исемендәге спорт мәктәбендә район башлыгы Кәримов Разиф Гали улы, район Башкарма комитеты җитәкчесе Галиев Эмиль Эдуард улы катнашында Физик культура, спорт һәм туризм идарәсе кече коллегиясе узды. Коллегиядә физик культура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Халикова Ирина Павловна, спорт мәктәпләре җитәкчеләренең 2023 елдагы учреждениеләр эшчәнлеге йомгаклары һәм 2024 елга бурычлары турында докладлары тыңланды.


30
гыйнвар, 2024 ел
сишәмбе
Бүген Зәй районы махсус хәрби операциядә катнашкан 51 яшьлек Дмитрий Иванович Смирнов белән хушлашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International